Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче приз Олы Ачасырга китте

Подписка кампаниясендә квитанцияләр уйнатабыз, призлар кыйммәтле һәм кирәк булачак дип язган идек, сүзебездә тордык, җәмәгать.

Бүләкләр уйнатылды һәм хуҗалары редакциягә килә дә башлады.

Беренчеләрдән булып Олы Ачасырдан Наил абый Галимовны күрүебезгә чиксез шат булдык.

-Район газетасы “Яшел Үзән”не гел алдырабыз, ә квитанцияне кызык өчен җибәрдек. Бүләк отуыбызга бик тә сөендек, энә дә бүләк, дөя дә бүләк диләрме... Рәхмәт яусын сезгә, - ди Наил абый.

Үзегезгә зур рәхмәт. Гел бергә булыйк, бердәм булыйк!

Ә призлар откан укучыларыбызны редакциядә көтеп калабыз, аралашу өчен телефон 5-68-03.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X