Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче дәрескә чакырабыз

24 апрельдә 13.00 сәгатьтә Шәһәр балалар поликлиникасының актлар залында Әниләр мәктәбенең беренче дәресе узачак.

Фикер алышу темасы «Өйдә яңа туган бала: балага инструкция». Дәресне табиб-неонатолог Ксения Васильевна Аджигитова үткәрәчәк. Булачак әниләрне очрашуга чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, әниләр мәктәбе - булачак һәм яшь әниләр өчен тәҗрибәле белгечләр белән бергә балаларны карау һәм тәрбияләү буенча уникаль мөмкинлек. Катнашучылар өчен шулай ук ябык Телеграмм-чат булдырылачак, анда хатын-кызлар белгечләргә үз сорауларын бирә һәм шәхси темалар турында фикер алыша алачак. Чара Гаилә елы кысаларында үткәрелә һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.


Дәресләр чәршәмбе көнне Гоголь урамы-10 адресы буенча балалар поликлиникасында бушлай узачак.2изменено 17:00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев