Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бердәмлектә – көч

Бүгенге көндә татар теленең хәле һәркемгә билгеле. Менә аның дәрәҗәсен ничек күтәрергә? Бу сорау мәгариф системасын, укытучыларны да бик борчый. 

Уку елы башында мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты  Роза Сәлахова проблеманы аңлап, анализлап, укытучылар белән уртага салып  сөйләшкән, яңа уку елына укыту-тәрбия планы белән таныштырган иде. Менә инде уку елы да тәмамланып килә, нәтиҗә ясарга вакыт җитте. 
Яшел Үзәнебездә сәләтле балаларны  үстерү, татар теле   дәресләренең сыйфатын арттыру өчен бик күп эшләр башкарылды. Районыбызда үткәрелгән чараларның санын әйтеп бетергесез. Моны Афзал Шамов конференциясендә язучы Галимҗан Гыйльманов да билгеләп үтте: «Рус милләтле шәһәрегездә татар телендә шулкадәр чаралар үтүе районыгызның күрсәткече  булып тора», – диде. Минемчә, бу Яшел Үзән милли мәгариф бүлеге, укытучылар  эшенә зур   бәя дип уйлыйм. Апрель  аенда гына да районыбызда дүрт республикакүләм семинар үткәрелде. Мин укыта торган 9 лицейга да  республика  һәм Яшел Үзән укытучылары җыелды. Шәһәребезнең 9, 7, 4 , 5нче мәктәп укытучылары үз тәҗрибәсе белән   уртаклашты.
 9,7,4нче мәктәп укытучылары ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар  күрсәтте. Укытучылар  БиС технологиясе алымының асылын төшендереп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тагын да кызыклы үткәрү өчен, шушы   методиканы практика аша җиткерде. Килгән кунаклар укучылар ролендә булып, алымның уңай якларын күрде.
9нчы лицей,  яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте зурлыгын, татар халкының этнографик, А.С.Пушкин, Богородицкий музейлары аша күрсәтте. VI сыйныф укучысы Карина Тихонова  рус милләтеннән булуына карамастан, татар җәүһәрләре турында сөйләде. Бөек рус шагыйре Пушкинның «Коръән аятьләренә охшатулар» турында, Богородицкийның татар балаларына рус телен укытуы, укытучыларга методик ярдәмлекләр язуы хакында укучыларның  яхшы сөйләүләре  кунакларны  шаккатырды.
Килгән кунаклар  балаларның  рус мохитендә яшәүләренә карамастан,  ике телне яхшы белүләрен ассызык­лап үтте. Сыйныф, музей сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар – укучыларга әхлак, патриотик тәрбия бирүдә сыйныф җитәкчеләре эшчәнлегенең игътибар үзәгендә торырга тиеш икәнлеге  тагын бер кат семинарда дәлилләнде. Яшел Үзән укытучылары эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Шәһәребездә республикакүләм стажировкалар, халыкара, төбәкара фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелүе шатландыра. Димәк, шәһәребез татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшли, уку-укытуның сыйфатын арттыру  юнәлешендә күп көч куя. Киләчәктә дә  укучыларның татар телен өйрәнүдә мотивацияләрен күтәрү, әти-әниләрнең үзаңын арттыру – район, шәһәр мәктәпләренең төп проблемасы булып кала. Ә бу исә, педагогик процессны оештыруда һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Район бердәм булганда, бу бурычларны да чишәрбез, дигән өметтә калам.  

Динә Габидуллина, 
Туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев