Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Бердәм Россия Яшь гвардиясе" Яшел Үзән бүлекчәсе Татарстанның 45 районы арасында иң яхшысы

Яшь гвардиячеләребез Татарстан төбәк бүлеге оештырган 2020 елда "Иң яхшы җирле бүлек" республика конкурсында беренчелекне яуладылар.

Җиңүчене бәяләгәндә, иҗтимагый әһәмиятле акцияләрдә һәм чараларда “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” җитәкчесенең һәм әгъзаларының актив катнашуы, активистлар саны арту, массакүләм мәгълүмат чараларында эшчәнлекне яктырту һәм киләсе елга эшнең төгәл планы булу каралды.

Һәр критерий буенча Яшел Үзән гвардиячеләре максималь баллар алды, бу аларга Татарстанда башка бүлекләр арасында лидерларга чыгарга мөмкинлек бирде.

Бүлек җитәкчесе Дмитрий Вәлиев “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Татарстан төбәк бүлегенең еллык конференциясендә Диплом белән бүләкләнде.

- Мондый югары бүләк алу безнең активистларны, үз сафларына яңа көрәштәшләрне җәлеп итеп, иҗтимагый эшчәнлек белән нәтиҗәлерәк шөгыльләнергә этәрә. Без киләсе елда да лидерлык позицияләрен саклап калырга әзер! - дип билгеләде Дмитрий Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев