Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бердәм Россия» сәяси партияләрне имин сайлауларга чакырды

Пандемия шартларында иң мөһиме-гражданнарның сәламәтлеген саклау.

Бу сайлау кампаниясе пандемия һәм кайбер чикләүләр белән бәйле үзенчәлекле шартларда уза, дип билгеләп үтте партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак, Коммунарканың баш табибы Денис Проценко белән бергә Мәскәүнең 40нчы хастаханәсендә үткәргән брифингта.

«Имин сайлаулар өчен!» килешү кысаларында сайлау процессын оештыру буенча «ирекле һәм аңлы йөкләмәләрне», барлык антиковид нормаларны үтәү һәм массакүләм чараларны минимальләштерүне үз өстенә алырга тәкъдим ителә.

 

«Бердәм Россия» сайлау алды ярышында катнашучыларны, кандидатларны, агитаторларны, сайлау штаблары хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, РФ төбәк хакимиятләре һәм санитар хакимиятләр таләпләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Һичшиксез, сайлаулар мөһим, әмма гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге тагын да мөһимрәк», - дип ассызыклады Андрей Турчак һәм «Бердәм Россия» килешүнең барлык нигезләмәләрен тайпылышсыз үтәячәген әйтте.



Үз чиратында Денис Проценко пандемия белән 500 көннән артык көрәшүче хастаханәнең баш табибы буларак чыгыш ясады.

 

«Минем һәм безнең команда өчен авыр авырулар, үлем - буш сүзләр түгел. Мин пандемия бетте дип әйтә алмыйм. Барыгызны да социаль дистанцияне үтәргә, битлекләрне дөрес кияргә һәм аларны даими рәвештә алмаштырырга чакырам", - диде Денис Проценко.

 

Ул билгеләп үткәнчә, бүген COVID-19 вакцинациясе бик мөһим, бигрәк тә кешеләр белән эшләүчеләр өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев