Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Бердәм Россия” партиясенең "Өлкән буын" һәм "Тарихи мирас" проектлары кысаларында Яшь гвардиянең Яшел Үзән бүлекчәсе егетләре һәм авыл җирлекләре башлыклары Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре янына баруларын дәвам итәләр

Бердәм Россиянең Яшь гвардиячеләр Яшел Үзән бүлекчәсе активистлары Карамалы Тау бистәсендә тыл хезмәтчәне Анна Степановна Александровада кунакта булдылар. Сугыш вакытында ул фельдшер булып эшләгән: бала таптырган, җирле халыкны дәвалаган.

Шулай ук, балалар Осиново җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов белән бергәләп Анастасия Дмитриевна Архиповага бардылар. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 6 яшь була.

- Хәрби балачак - безнең буын өчен үзенчәлекле вакыт. Без иртә олыгайдык. Кечкенәләрне карадык, өлкәннәр белән кырда, фермада эшләдек. Мәктәптә дә укыдык. Сүз уңаеннан, аеруча тырышып укыдык, һәр тамчы белемне кадерләдек, үзебезне фашистларга каршы көрәшү өчен әзерләдек. Мин дошман тылында разведчик булырга теләдем, немец телен өйрәндем, - дип искә ала Анастасия Дмитриевна.

Ул тормышын немец теле белән бәйли, укытучы була. Ә 1965 елда депутатлар аны Осиново авылы советы рәисе итеп сайлый. Дүрт ел эчендә бу постта Анастасия Архипова бистә файдасына зур эш башкара. Ул хәзер дә сафта - авыл ветераннары советы рәисе. Ветераннарга Бердәм Россиянең Яшь гвардиячеләре активистлары сәгатьләр һәм җылы плед бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев