Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Бердәм Россия» гражданнарның аерым категорияләренә социаль газлаштыруда ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте

Программа эшли башлаганчы йортка газ кертү өчен түләгән кешеләр компенсация ала алачак

26 июльдә узган очрашуда Федерация Советының беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары Александр Новак төбәкләрне социаль газлаштыру программасы буенча фикер алыштылар. Андрей Турчак Министрлар Кабинетындагы коллегаларына партия инициативасын хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.

 

"Кешеләр 21 апрельдән соң үз акчаларын сарыф итте, программа анонсланды, әмма әлегә кабул ителмәгән иде. Бу аерманы без газлаштыруга үз акчаларын тоткан гражданнарга йөз процентлы түләү тәэмин ителсен өчен компенсацияләргә тәкъдим иттек. Хөкүмәт тәкъдимне хуплавына шатбыз", - диде Андрей Турчак.

 

Министрлар Кабинеты кешеләрнең газ җиһазларын урнаштыруга киткән чыгымнарын компенсацияләргә әзер. «Социаль газлаштыру буенча норматив база март аенда үз көченә кергәнгә күрә, ә сезнең инициатива президент тарафыннан апрель аенда хупланган булса, заявка кампаниясе дәвамында гаризалар иске схема буенча бирелгән. 21 апрельдән килешү төзегән һәм норматив база чыкканчы, иске схема буенча түләгән акчаны кире кайтару мөмкинлеге бирергә кирәк", - дип билгеләп үтте Александр Новак.

Газга кушылганда, кирәкле җиһазларның минималь җыелмасы бәясе Россия Федерациясенең барлык субъектларында да бертөрле булуы мөһим, дип ассызыклады Андрей Турчак. «Мин катнашкан соңгы газ җибәрүдә «Газпром» минималь кирәкле җыелмасы тәкъдим итә: счетчик, газоанализатор, казан, плитә – болар барысы да үз предприятиеләрендә җитештерелгәннән һәм ахыргы җиһазлардан чыгып, 40-45 мең сум тора. Мәсьәлә турыдан-туры җир участогы буенча йорт хуҗасына кадәр кертелгән бер метр торбаның бәясен фиксацияләүдә. Бу категория өчен аерым программа эшләнергә тиеш дип саныйм», - диде партиянең Генераль советы секретаре.

Аның сүзләренә караганда, РФнең 32 субъектында «Бердәм Россия»нең депутатлар корпусы закон чыгару җыеннарының соңгы сессияләрендә мондый ярдәм чараларын кабул иткән инде. «Кайсыдыр категория буенча 50% бара, башка категорияләр буенча – 75%, ә кайсылары өчен бу бөтенләй бушлай. Федераль дәрәҗәдә дә мондый фиксациянең булдырылуы яхшы, ил буенча төрле бәя булырга тиеш түгел: Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Көньяк, Ерак Көнчыгыш – әлеге минималь пакет фиксацияләнсен», - дип өстәде Андрей Турчак.

Хөкүмәт төбәкләргә шундый бурыч куячак, дип хәбәр итте Александр Новак. "Гражданга җиһазлар сатып алу мөмкинлегенә килгәндә, без монда РФ субъектларына һәм газ бүлүче оешмаларга, "Газпромга", "Мособлгазга" һәм башкаларга бурычны куячакбыз, кешегә җиһазларны һәм хезмәт күрсәтүне сайлау өчен мөмкинлек булсын", - диде ул.

Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" фракциясе программасын гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт белән максималь оператив рәвештә федераль законнарга төзәтмәләр әзерләде, дип искәртте Андрей Турчак.

Партия генераль советы секретаре шулай ук Россиядә бер урамда йортларның бер өлеше газлаштырылган, ә бер өлеше юк торак пунктлар барлыгын билгеләп үтте.

 

"Беләм, хөкүмәт программа эшләде, аның кысаларында 2022 ел ахырына кадәр газлаштырылган 4 млн йорт биләмәсе газлаштырылган. Мөһим моментны билгеләп үтәм - аларның яртысы диярлек гамәлдәге торбадан 200 метрдан да кимрәк ераклыкта. Без Хөкүмәткә, Газпромга бу программаның гамәлгә ашырыла башлавы өчен рәхмәтле ", - дип йомгаклады Андрей Турчак.



Исегезгә төшерәбез, 11 июньдә Президент Владимир Путин "Бердәм Россия" фракциясенең газны участокларга бушлай кертү турындагы канунга кул куйды. Элегрәк партия дәүләт башлыгына тиешле тәкъдим юллаган, ул аны Юлламада хуплаган. Газлаштыруның беренче этабы 2023 елга кадәр, икенчесе 2030 елга кадәр үткәреләчәк. Газүткәргечне җир кишәрлекләре чикләренә җиткергән өчен бердәм газлаштыру операторы җавап бирәчәк. Кешеләр тоташтыруга комплекслы килешүне "бердәм тәрәзә" принцибы буенча төзиячәк, бу эш срокларын кыскартачак.

Кабул ителгән нормалар нигезендә, челтәрләр салу һәм тоташтыру өчен бөтен җаваплылык бердәм газлаштыру операторына йөкләнә. РФнең 67 субъектында бу сыйфатта "Газпром" , 12 төбәктә - эре төбәк компаниясе җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев