Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер йотым купорос һәм эт уколы: врач бәйрәмнәрдә гадәти булмаган топ 10 агулануны атады

Токсикологлар ялгышлык белән дару һәм химреагентлар кулланган бәхетсез татарстанлыларны коткарып кала алган.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан токсикологлары күргән иң гадәти булмаган агулану очраклары билгеле булды. Алар арасында - эчке органнарның химик реагенттан януы һәм эт даруы белән дәваланырга маташу. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмәдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

Беренче очракта сүз 60 яшьлек хатын-кыз турында бара, ул яңа елның беренче көнендә токсикология бүлегенә кергән. Ул игътибарсызлыгы аркасында бакыр купоросы - яшел төстәге химик реагент эчкән.

"Бу эчке әгъзаларының күпсанлы зарарлануларын китереп чыгара торган иң куркыныч агу. Аның оныгы гальванопластика белән шөгыльләнгән һәм реагент газировка шешәсендә булган. Әби шешәдәге татлы суны йотмакчы булган, нәтиҗәдә токсикологиягә госпитализацияләнде, - диде врач. Хатынны коткарып калганнар.

Үткән бәйрәмнәрдә агулануның башка гадәти булмаган очрагы үз белдеге белән дәвалауга бәйле. Токсикологиягә кергән пациентка, аның сүзләренчә, озак вакыт Индонезия пляжында алынган паразитлардан котылырга тырышкан.

"Дәвалау өчен ул этләр өчен препарат кабул итәргә булган. Нәтиҗәдә, аңын югалткан, кан басымы төшкән, барлык органнарның һәм организм системаларының эшчәнлеге бозылган. Ни өчен ул моны эшләдең, дигән сорауга пациентканың: "Этләргә нигә ярдәм итә бит?", - дип җавап биргәнен ТР баш токсикологы сөйләде.

Алия Насыйбуллина белән интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев