Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тәүлектә дүрт вакыйга

Яшел Үзәндә  хезмәтләрнең ашыгыч хәлләр килеп чыкканда әзерлеген тикшерделәр Муниципаль район халкын гадәттән тыш хәлләрдән саклау, гражданлык оборонасы чаралары, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү – идарә органнарының һәм барлык гадәттән тыш хәлләрне кисәтү территориаль системалары звенолары көченең бердәм эшен координацияләми торып мөмкин түгел.

Яшел Үзәннең әзерлек дәрәҗәсе 14 һәм 15 февральдә оештырылган комплекслы өйрәнүләрдә тикшерелде.

Өйрәнүләрнең беренче көнендә хәрби вакытка күчүгә бәйле сораулар каралды. Иртән бөтен хәбәрләшү сигналлары, район территориясендә булган 14 сирена җайланмасы  кабызылды. Болардан тыш, эвакуация пунктлары  эшләде. Эвакопунктларның торышы һәм әзерлеге Осиново, Әйшә, Олы Крагуҗа, Олы Яке, Норлат һәм Октябрьский авылларында бәяләнде.

Икенче көнне, тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләр чыккан очракта  бөтен көчләрнең эшчәнлеге  каралды. Ул җиде ноктада барды. Беренче уку ноктасы – районның бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәте. Нәкь менә шушы хезмәткә беренче хәбәрләр килә: “Һава шартларының начараюы сәбәпле  А-0295 федераль трассада  автомобиль бөкесе барлыкка килеп, анда 70 транспорт чарасы, шуларның 20се йөк автомобильл һәм бер рейс автобусы туктап калды”. ЕДДС диспетчерлары тиз арада  хезмәтләргә хәбәр җибәреп, районның КЧС һәм ОБП әгъзаларын җыя. Ашыгыч утырышта хезмәтләр җитәкчеләренең гадәттән тыш хәлне юкка чыгару буенча алдагы эше  билгеләнә. “Югары әзерлек” режимы кертелә.

Алдагы өйрәнү ноктасы – “Балалар сәнгать мәктәбе”. Нәкъ шушында  янгын чыга. Бинада 50 кеше, шуларның 40ы балалар һәм 10сы - персонал.Кешеләрне эвакуацияләүне башта мәктәп хезмәткәрләре үзләре оештыра. Аннан соң килеп җиткән янгын сагы хезмәткәрләре кешеләрне коткару чараларын уздыра һәм янгынны сүндерә. Коткарылганнар ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә тапшырыла.

Янгыннан соң булган алдагы вакыйга. Стела янында зур юл-транспорт авариясе чыга, пассажир автобусы белән җиңел автомобиль бәрелешә һәм аңа ут каба. Беренчеләрдән булып урынга  ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җитә, ситуацияне бәяли, тиз арада  пассажир автобусыннан кешеләрне эвакуацияләүне оештыра. Янгын-коткару часте бүлекчәләре ут капкан автомобильне сүндерә, гидравлик авария-коткару  кораллары белән автомобильдә кысылып калган кешеләрне чыгара, аларны медикларга тапшыра. Эвакуацияләнгән пассажирлар белән МЧС психологы эшли. Юл хезмәтләре авариягә эләккән транспорт чараларын  буксирга алырга ярдәм итә.

Чираттагы өйрәнү ноктасы – беренче нокта буенча практик чараларны эшкәртү. Федераль юлдагы бөкене юкка чыгаруга ЮХИДИ, МЧС, ашыгыч медицина ярдәме, юл хезмәтләре, гомуми туклану  хезмәткәрләре җәлеп ителә. Кешеләрне якындагы кунакханәләргә урнаштыралар. Кирәк булса, аларны кайнар аш белән тәэмин ителә.

Комплекслы өйрәнүләрнең йомгаклау ноктасы  булып Васильево бистәсендә гидротехник корылмалар комплексы булды. Монда,  риваятьләргә ярашлы, электроподстанциядә авария чыгу нәтиҗәсендә 1 дренаж насос станциясенең насос җиһазы туктап калган. Карасиха күленнән Сумка елгасына  су суырту процессы туктаган. Кар нык эрү сәбәпле су өсте күтәрелгән һәм 12 шәхси йортны су баскан. Һәр хезмәт җитәкчесе эшләгән эшләре, техника һәм җиһазлары турында сөйли.

Команда-штаб өйрәнүләрендә  катнашуга 30 берәмлек төрле техника һәм төрле бүлекчәләрдән йөзләгән кеше җәлеп ителде. Өйрәнүләрнең бөтен этаплары да тәмамлангач Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСы Баш идарәсе  белгечләре әзерлеккә югары бәя бирде.

-Идарә органнары, Яшел Үзән звеносының барлык көчләре эшчәнлегенә якынча “Әйбәт”  билгесе  куелды, - дип нәтиҗә ясады МЧСның баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Драгунов. –Бөтен көчләр дә үз бурычларын үтәде. Төп максатка ирешелде, өйрәнү сорауларының барысы да хәл ителде. Болардан тыш, өйрәнүләр барышында  без уңай тәҗрибә алдык һәм без аны башка муниципаль районнарга да җиткерергә тырышачакбыз.

Резидә Йосыпова,

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев