Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тәүлектә өч фаҗига

12 июнь, 09.20. – Глонасс+112 системасы буенча Яшел Үзән – Казан трассасында, “Загородный клуб” торак комплексы районында Казаннан Яшел Үзән ягына барган сөт төягән “Газель” автомобиленең юлда басып торган “КамАЗ”га барып бәрелүе турында хәбәр алына.

“КамАЗ” автомобиле юл төзүчеләренеке була.  Автомобильнең басып торуы турында кисәтү билгеләре куелган булса да, зур тизлек белән барган “Газель” автомобилен йөртүче 23 яшьлек егетне ул ни өчендер туктатмый. Бәрелү бик көчле булу сәбәпле, машина йөртүче шул урында ук һәлак була. Әлеге факт буенча ЮХИДИ тикшерү уздыра. 

09.41. Карамалы Тауның Овражная урамындагы 3нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгында торак йортның 28 квадрат метры яна. Йорт иске, газ кертелмәгән, мич белән ягылган була. Анда 81 яшьлек пенсионер яшәгән. Янгын чыкканда  йортта әбинең  оныгы да була. Янгынны да иң беренче ул күреп алып, иптәше белән әбине янган йорттан чыгарып өлгерә.  Якынча мәгълүматларга караганда, янгын электр үткәргечендәге кыска ялганыштан чыккан. Бәхеткә, бу фаҗигадә корбаннар булмыйча калган.

15.18. Глонас+112 системасы аша “Щурячий” утравында бала утырган машинаның су астына китүе турында хәбәр алына.

Ачыкланганча, бу фаҗигадә биш яшьлек бала гомере өзелә. Якынча мәгълүматларга караганда, малай әтисенең машинасына үзе кереп утыра, ачкычын борып кабыза, автомобильнең стартеры эшли башлый, шул сәбәпле машина кузгалып китеп, ярдан суга төшеп китә. Машина төшкән урында су тирәнлеге 5 метр булса, яр биеклеге – 1 метр. Коткаручылар килеп җиткәнче кешеләр машинаны үзләре чыгарырга теләсә дә, булдыра алмыйлар. Баланың гәүдәсен  Казан зона эзләү-коткару отряды чыгара.

Болардан күренгәнчә, игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Бигрәк тә җәйге каникул чорында балалар аерым игътибарны таләп итә. Аларны караучысыз калдырмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Аларның гомере шуларга бәйле.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев