Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 90 очрагы ачыкланды

Пандемиянең бөтен чорында коронавирус инфекциясе белән авыруның 15 365 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда 90 яңа инфекция очрагы расланды. 87 очрак - контактлы, калганнары - читтән килгән кешеләр.

32 кеше госпитализациягә мохтаҗ, 58 кеше өйдә дәвалана. Авыручылар арасында 4 бала да бар.

Авыручылар буенча лидерлыкны Казанны тотып тора, монда 43 яңа очрак. Күрше Чаллыда - 14. Түбән Кама районында - 5. Яшел Үзәндә - 4.

3әр яңа ачыкланган очрак Әлмәт, Лаеш һәм Тукай районнарында. Актаныш, Бөгелмә һәм Биектау районнарында 2шәр яңа очрак. Азнакай, Арча, Буа, Югары Ослан, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим һәм Саба районнарында берәр расланган очрак.

Пандемиянең бөтен чорында 11 757 кеше сәламәтләнде. Узган тәүлектә савыгучылар саны - 98.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев