Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 28 яңа очрагы ачыкланды

Татарстанда бер тәүлектә СОVID-19 йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган: барысы да контактлы, дип хәбәр итә республика оператив бүлеге.

Дүртесе хастаханәгә озатыла. Бөтен чорда 4597 кеше савыкты, шул исәптән, 29ы - соңгы тәүлектә.

Авыручыларның яшь аермасы 18 яшьтән алып 80 яшькә кадәр. Казанда 20 яңа очрак теркәлгән. Бер очрак Аксубай, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Спас, Чистай районнарында. Икәү - Питрәчтә. Безнең Яшел Үзән районында яңа очраклар теркәлмәгән.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 5751 коронавирус очрагы ачыкланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев