Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тәүлек эчендә Татарстанда 131 Covid-19 очрагы ачыкланды

Соңгы тәүлектә тагын 131 татарстанлы яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Ике очрак читтән кергән, калганнары контактлы.

"38 кеше хастаханәгә озатылган, 93 кеше өйләрендә дәвалану ала", - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.


Казанда иң күп яңа очраклар теркәлгән - 59. Яр Чаллыда 25 кеше авырый, сигезе - Норлат районында, алтысы - Түбән Камада. Covid-19ның бишәр очрагын Алабуга һәм Лениногорск районнарында ачыкладылар, дүртәрне - Югары Ослан һәм Яшел Үзән, өч - Чистай районнарында. Икешәр кеше - Актаныш һәм Зәй районнарында авырый башлаган, берәр - Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч районнарында.

Барлыгы Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусның 29,1 мең очрагы теркәлгән. 24,3 мең кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 81 кеше узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев