Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тикшерүдә 10 машина йөртүче тотылган

Автомобильчеләрне әледән-әле тикшереп, кагыйдә бозган өчен штрафлар «чәпәп» торсалар да, юлларда тәртипсезлекләр кимеми.

ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозуларга юл куймау, юл фаҗигаләре чыгуларны кисәтү максатыннан, ел дәвамында профилактика чаралары уздырып тора. Менә шундыйларның соңгысы, «Куркынычсызлык каешы» дип аталганы кысасында, инспекторлар 11 июньдә шәһәрнең Яшьләр һәм Каюм Насыйри урамнарындагы юлларда йөрүчеләрне тикшерергә чыккан. Нәтиҗәдә, 10 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Әлбәттә инде, аларга хәзер әлеге тәртипсезлекләре өчен җавап бирергә туры киләчәк. Штрафлар аз түгел. Җитмәсә, вакытында түләмәсәң, суммасы артып торачак.

Шулай ук, бер автомобильче баласын куркыныч астына куеп, махсус креслога утыртмыйча гына юлга кузгалган. Кем белә бит, юлда бер-бер хәл килеп чыкмас дип. Моңа беркем дә гарантия бирә алмый. Берсе, исә, хәрәкәт вакытында кесә телефоныннан сөйләшеп барганда тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев