Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер теплицада үстерелгән чәчәк үсентесеннән күпме табыш алып була?

Эшсез, ике бала һәм карт әниең белән шәһәрдән 10 километр читтә яшәсәң, нишләргә була?

Белмим, теплица төзеп, чәчәк үсентеләре сатып акча эшләргә кемнең башына килер иде икән? Ә әлеге язмабыз героинясының башына килгән һәм ул аны тормышка да ашырган!

Без бер көнне шәһәр буенча чәчәк үсентеләре эзләдек. Үзегез беләсез, чикләүләр, шәһәр ярымбуш. Урамда сатып утыручыларны, штраф салып, өйләренә озаталар. Көтелмәгән очрашу аркасында, шәһәрдән 10 километр ераклыкта үз йорты белән яшәп, чәчәк үсентеләре сатучы хатынның телефон номерын белдек.

Укроп-петрушка да, суган-салат та, кыяр-помидор да түгел, бары тик чәчәк үсентеләре белән шөгыльләнә икән. Дөресен генә әйткәндә, аның участогында ике теплица тора. Берсендә орлыкларны шыттыру һәм савытларга утырту эшләре башкарыла. Ул зур түгел – 3*6 метр. Шул да җитә. Барлык төп эшләр – үстерү, су сибү һәм сату – икенче, зур теплицада алып барыла. Ул теплица эченә кергәч, без телебезне йоттык. Поликарбонаттан ясалган 6*20 зур теплица астан-өскә кадәр чәчәк утыртылган савытлар белән шыгырым.

Теплица буйлап, һәрберсенең киңлеге 1,2 метрлы озын стеллажлар сузылган һәм алар өч катлы. Иң өстәгесендә беркетелгән ыргакларда да бер һәм икешәр рәт чәчәкле чүлмәкләр эленгән. Теплицадагы чәчәк үсентеләре мәйданы 200 квадрат метр. Ниләр генә юк анда!

Гади петунияләрдән (15 төргә якын) алып, яран һәм исемнәре истә дә калмаслык әллә нинди экзотик чәчәкләргә кадәр.
Берсенеке генә хәтердә: гипсофила – гипс яратучы кеше түгел, ә меңләгән ак чәчәкле, матур үсемлек икән. Чәчәккә күмелгән теплицада хуш исләрдән уш китеп, 15 минутлап “аһ-уһ” килеп йөргәннән соң, хуҗабикәне шатландырып өч мең тирәсе суммага үсентеләр алып, өйгә кайтып киттек. Ә шул вакытта капка төбенә тагын ике машина килеп туктап калды.

Ә хәзер күңел түрендәге яшерен нәрсә... акча турында сөйләшик.
Әлеге хуҗабикә нибары бер теплица һәм чәчәк үсентеләре белән генә шөгыльләнә. Бернинди суган-укроп та юк. Бераз гына виктория җиләге бар, әмма ул “өстәмә продукт” кына. Бу авыр эштә аңа балалар һәм карт анасы булыша.

Ни генә әйтсәң дә, ул – талантлы сатучы!
Аңардан бернәрсә дә сатып алмыйча китеп булмый. Хуҗабикәнең күзләрендә тере кызыксыну: кешегә күбрәк товар җибәрү түгел, ә кирәген һәм вакытлысын сайлап бирү. Мәсәлән, берничә чәчәк төрен ул безгә сатмады, күрсәтте генә – әле иртә, диде. Алар бездә авыр үсәр иде. Шуңа күрә, соңрак килеп алырга сүз куештык.
Аладан әйтеп узганча, 200 квадрат метр мәйданда бары тик чәчәк үсентеләре генә, аларның 40% - күпьеллыклар һәм 60% - бер еллык үсемлекләр. Бик күп экзотика.

Бу эш белән хуҗабикә инде 5 ел шөгыльләнә һәм бу эше аның бөтен гаиләсен ашата. Кулга чиста (2019 ел) бер миллион ике йөз мең керем алган. Айга 100 мең сум, дигән сүз. Биш ай егылганчы тырышасың һәм 7 ай ял итәсең.
Бизнесын киңәйтү планы белән йөри һәм ул барыбер, шул ук чәчәк үсентесе булачак. Яшел үләннәр белән сату итүчеләр конкуренты булырга теләгендә юк.

Хәзер һәр яктан, барысына да авыр, ашарга юк, эшсезлек, өйдә утырабыз, дип еларга яраталар. Сүз дә юк – авыр. Ә менә ни турында уй туа: хәзерге вакытта бу хатын үз теплицасында трактор урынына “сөрә”, утырта, ашлый, күчереп утырта, сата. Ә балалары әниләренә интернет аша яңа клиентлар таба. Әйе, кертелгән чикләүләр аркасында ул да күпмедер керемен югалткан, әмма алга атлау ысулын тапкан һәм гаиләсен ашатачагына ышана.
Берүзе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев