Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тамчы зирәклек Чәйле чынаяклар

Кәттә югары уку йортының уңышлы, шәп карьера ясаган чыгарылыш төркеме үзләрен укыткан карт профессор янына кунакка килгән.

Эш турында да гәп кырып алганнар: яшь ләр бик күп авырлыклардан һәм тормыш проблемаларыннан зарланган.
Кунакларына чәй тәкъдим итеп, профессор кухняга чыга, аннан чәйнек һәм төрле-төрле: кайсы затлы, кайсы гади фарфор, пыяла, пластик, бәллүр чынаяклар тезелгән поднос күтәреп залга чыга.
Шәкертләре чынаякларны алгач, профессор болай ди:
– Игътибар итегез, барлык матур чынаякларны алып бетердегез, гадиләре һәм очсызлары калды. Һәм үзегезгә иң яхшысын теләү – бу сезнең өчен табигый, әмма шул ук вакытта проб лемаларыгыз һәм стрессларыгыз чыганагы да. Шуны аңлагыз, чынаяк үзе чәйне тәмлерәк тә, яхшырак та итми. Ул бары тик кыйммәтрәк кенә, кайвакытта, хәтта, нәрсә эчкәнебезне дә яшерә. Чынлыкта, сез бары тик чәй эчәргә теләгән идегез, ә чынаяк сайларга түгел. Ләкин сез аңлый торып иң затлы чынаякларны сайлап алдыгыз һәм аннары кемгә ниндие эләккәнен күзәттегез. Хәзер уйлагыз: тормыш – чәй, ә эш, акча, статус, сезнең даирә – чынаяклар. Бу бары тик тормышка ярдәм итү һәм аны алып бару кораллары гына. Чынаягыбызның нинди булуы тормышыбызның сыйфатын үзгәртми. Кайвакытта чынаякны игътибар үзәгендә тотып, чәйнең тәмен тоеп ләззәтләнергә дә онытабыз.
Иң затлы әйберләр генә алучылар – бәхетле түгел, ә булганнан яхшыны ала белүчеләр бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев