Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер сәгатьтә унбер машина йөртүче тотылган

ЮХИДИ хезмәткәрләренә юлларда булсынмы, шәһәр урамнарындамы күп тәртипсезлекләр шаһиты булырга туры килә.

Нәтиҗәдә күрәләтә юл йөрү кагыйдәсен бозучыларга карата беркетмәләр төзелә. Кагыйдәләрне машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә күп боза. Шуның белән алар ике яклы куркыныч тудыра, фаҗигаләр чыга, күпме күз яшьләре түгелә. Корбан булучылар да юк түгел.

Менә шулай 19 сентябрьдә шәһәрнең Гоголь һәм Татарстан урамнарында инспекторлар уздырган рейд барышында 1 сәгать ярым эчендә  11 тәртипсезлек ачыкланган.

Алты машина йөртүче җәяүлеләр чыга торган урында җәяүлеләргә өстенлек бирмәде,  дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева. Аларга 1500әр сум штраф салынды. Бер машина йөртүче  иминлек каешын кимәгән иде.  Аңа 500 сум штраф билгеләнде.  Өчесенең страховой полисы булмады. Аларга – 800әр сум штраф. Рейд ахырында каршы юнәлешкә чыккан машина йөртүче туктатылды. Аңа хәзер 5 мең сум акчасын чыгарып салырга туры киләчәк.

– Агымдагы елның 8 аенда гына да  28 җәяүлене машина бәрдерде һәм шуларның 1се һәлак булды,  дип аңлата  Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. 27се төрле имгәнүләргә дучар ителде.  Аерым алганда, җәяүлеләр чыга торган урыннарда 10 очрак булып, 1 кеше үлде, 9ы төрле дәрәҗәдәге травмалар алды. Шуңа күрә мондый очраклар кабатланмасын өчен  машина йөртүчеләргә тизлекне алдан ук киметергә, кирәк булганда туктарга кирәк. Җәяүлеләргә дә үз чиратларында игътибарлы булырга, юлдан чыгар алдыннан юлны карарга киңәш итәм. Ашыкмагыз, экономияләнгән минутларга караганда, гомер кадерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск рейд пешеходы нарушения ПДД

2
X