Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр

«Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр» акциясе дәвам итә, дуслар. Бу юлы әлеге акциягә «Яшел Үзән ПАТП» оешмасы директоры Дмитрий Грузков та кушылды.

Җитәкче үзе татар телендә матбугат укымаса да, подписка чорында иганәче ярдәмен күрсәтеп, башкаларга шатлык өләшүне өстен күрде. Ул районыбызның газета алдырып укырга мөмкинлеге булмаган, 20 гаиләгә 6 айга «Яшел Үзән» газетасын бүләк итте. Игелекле җитәкченең изге гамәлләре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Дуслар, сез дә бу акциягә кушыла аласыз. Әлбәттә, һәркемнең дә алай күпләп газетага яздырырга мөмкинлеге юктыр да, шулай да, ялгыз яшәүче күршегезгә, туганыгызга «Яшел Үзән»гә подписка бүләк итсәгез, 6 ай дәвамында атнасына ике тапкыр, почта тартмасыннан газетаны алган саен, рәхмәтен ирешетереп торырлар. Ә бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди безнең халык. 2021 елның беренче ярты еллыгына «Яшел Үзән»гә язылу дәвам итә. Квитанцияләрегезне редакциягә юлларга онытмагыз.

6 айга язылу бәясе – 792 сум. Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X