Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер көнлек ач тору: Нобель премиясе бирелгән ачыш

Кыска вакытлы ач тору тән өчен яшәрү һәм чистарыну ысулы булып тора. Ач торганда күзәнәкләр эшләү механизмын ачкан өчен япон биологы Есинори Осуми Нобель премиясенә лаек була.

Үз экспериментларында биолог тән планлаштырылган ризыкны кабул итә алмагач,  аутофагия механизмын ачуын, ягъни үз күзәнәкләренең кирәкмәгән өлешләрен анализлап, аны үз файдасына куллана башлавын ачыклый. Бу процесс Осумига кадәр билгеле булса да, аның ач торуга бәйлелеген беренче булып ул күрә.

Биредә ач тору очраклы гына булып чыга. Эш шунда ки, аутофагия механизмын алдан фаразларга була һәм организм билгеле бер стресс алгач, ул интенсиврак эшли башлый. Ә ач тору шушы механизмны эшкә җигә..

Күзәнәкләр структурасын яшәртү чикле процесс. Билгеле бер чикне арттырганда, нәтиҗәсе тискәре булырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә Осуми ач тору  кыска вакытлы булырга тиеш, дип билгели. Максимум бер көн.

Нобель комитеты япон биологы  тикшеренүләре нәтиҗәләрен раслый. Контрольдә тотыла торган бер көнлек ачлык күзәнәкләрне яшәртү механизмын башлап җибәрә һәм актив тормыш фазасының дәвамлылыгын арттыру өчен нәтиҗәле булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев