Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер көн эчендә Татарстанның меңгә якын кешесе прививка ясатты

Әлегә вакцинацияләнгән татарстанлыларның күпчелеге препаратның беренче дозасын гына алды.

Кичәге көн эчендә Татарстан медиклары Covid-19 коронавирусыннан республиканың 995 кешесенә вакцина ясады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


"18 гыйнварда вакцинациянең беренче этабын 728 кеше узды, икенче этапын - 267", - дип сөйләделәр ведомствода.


Татарстанда «Спутник V» прививкасын барлыгы 5 906 кеше ясатты. Шул ук вакытта препаратның икенче дозасы белән 1289 кеше вакцинацияләнгән.

Татарстанда Covid-19 массакүләм вакцинация дүшәмбе, 18 гыйнварда башланды. Әлеге вакытка республикага 13,4 мең "Спутник V" дозасы комплекты керде, шул исәптән 1,1 мең - узган атна ахырында. Төбәк алган вакциналарның 43,9%ы файдаланылган инде, дип ачыклык кертте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстанның тагын 11 медицина учреждениесендә коронавирустан вакцина ясаячаклары турында хәбәр ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев