Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер киселгән урынына – бишне!

Агач утырту – иң яхшы хәтер. Буыннар алмашына, ә утыртылган агачлар тирә- як ны яшеллеккә күмеп, яши бирә. Яшел үзәнлеләр, шулай ук, мәктәп елларында һәм гомумән, кайчан да булса үзләре утырткан һәр агачны исләрендә саклап, бүгенге көндә инде зур булып үскән баһадирларны, моны мин фәлән сыйныфта укыганда утырткан идем, ә бу алмагач әти истәлеге дип, оныкларына күрсәтәдер.

Соңгы елларда шәһәребезнең инде чаларган күпьеллык яшеллеген яңартуга зур игътибар бирелә. Бик күпләр социаль челтәрләрдә, парклардагы агачларны кисеп бетерәләр инде, дип чаң какса да, моның шулай булырга тиешлеген дә аңламый калмаганнардыр. Бигрәк тә, күптән түгел генә булып узган көчле җил, картаеп черегәннәрен сындырып яки төбе белән аударып, чынлап та, аларны ничек бар, шул килеш калдыруның куркыныч тудыруын исбатлаганнан соң. Әйе, парк урманнары, чистартканнан соң, сирәгәеп калды кебек. Чөнки, кабат тулыландыру өчен яңа утырткан үсентеләрнең әле көч аласы бар. Күл буендагы урманлыкны, мәсәлән, яңартырга 1500 төп агач кирәк. Әле күптән түгел генә, шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгына бу эштә Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы хезмәткәрләре ярдәм итте, алар биредә 200 яшь юкә утыртты.
– Бу урманны яңарту эшен без узган ел башладык, – дип сөйли ЯҮМР баш агрономы Наталья Ячанова, – 400 юкә һәм 150 төп имән утыртылган иде. Юкәләрнең барысы да үсеп китте, диярлек. Ә менә имән күчереп йөртүне бик яратмый. Ә аларны биредә бик тә үстерәсе килә, чөнки яшеллек кыйммәте бик зур. Алардан тыш, биредә кара миләш белән балан куаклары да утыртылган иде. Шулай итеп, паркның яшәрәсенә өметебез зур.
Быел сентябрь башыннан бирле шәһәребез яшелләндерелә. 2018 елда Төзүчеләр проспектында төрле оешма һәм предприятиеләр көче белән 65 төп кара миләш һәм 220 төп нарат утыртылган иде. 
Тулысынча газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев