Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер ир-ат элеккеге хатынын һәм ике баласын суйган

Полиция хезмәткәрләре элеккеге хатынын һәм ике баланы үтерүдә шикле ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бүген, ягьни, 2 декабрьдә Менделеевскида төнлә үз фатирында 38 яшьлек хатын-кыз һәм аның ике баласының үле гәүдәләрен табып алалар. Аларны вәхшиләрчә суеп чыкканнар. Балаларга 2 һәм 19 яшь булган. 
Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән, өч кешене үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Ул инде өч тапкыр хөкем ителгән, хатын-кызның гражданлык ире булып чыкты. 
Хокук саклаучылар ачыклаганча, ир-ат көнчелек аркасында элеккеге хатынын, үзенең улын һәм үги улын суйган. 12 яшьлек малай качып котыла алган. 
Хәзер фаҗиганең барлык сәбәпләре дә ачыклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев