Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер генә түгел, ике ФАП

Узган атна өй туйларына бик бай булды.

Районда тантаналы шартларда ике фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу Яшел Үзәндә модульле технология буенча төзелгән унберенче һәм уникенче ФАП.
Әлеге вакыйганы Новополька һәм Ремплер халкы зарыгып көтеп алды. Чөнки элеккеге фельдшер-акушерлык пункты тузган иде. Яңа биналарны искесе белән чагыштырырлык түгел: матур, уңайлы һәм авылны да бизәп тора. ФАП ачу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнаш­ты. Кунакларның һәммәсе, авыл халкы ФАПка прививка ясатырга һәм профилактик чараларга гына килүен теләде.
Фельдшер-акушерлык пункты өч ай эчендә төзелгән. Азнакайның «Нефтемаш» заводында махсус технология буенча модульле блоклардан күтәргәннәр. Төзелеш һәм медицина җиһазлары өчен республика бюджетыннан Ремплерга 2,6 млн сум, ә Новополькага 3,5 млн сум акча кертелгән. Биредә санитар таләпләргә туры килүче, авыруга һәм медицина персоналына тиешле уңай шартлар тудырылган. Традиция буенча ФАП мөдирләренә, авырулар янына тизарада барып җитәр өчен велосипед тапшырылды.
Районда 12 фельдшер-акушерлык пункты (модульле технология буенча) «2012-2016 елларда ТР халкына беренче медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика максатчан программасы буенча төзелде. Бу Рөстәм Миңнехановның гамәлгә ашырылучы 30 программаның берсе.
Яңа ФАП ачу чарасы бәйрәм рухында узды. Авыл үзешчәннәре матур концерт бүләк итсә, «Татарстан командасы» активистлары республика тасмасын таратып йөрде.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев