Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер фаҗига һәм күпме зыян

Шәһәрнең Озерная урамында юл йөрү кагый дәсен бозу фаҗига чыгуга китерә.

«Шевроле Ланос» автомобилен йөртүче 43 яшьлек ир-ат паром кичүеннән Новостроительная урамына таба тизлек арттыру белән беррәттән машинасын каршы юнәлешкә чыгара һәм 27 яшьлек хатын-кыз йөртүендәге «ВАЗ 2112» автомобиле белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә «ВАЗ» пассажирлары – 38 яшьлек хатын-кыз, «Шевроле Ланос» пассажирлары – 14, 16 яшьлек ике яшүсмер һәм машина йөртүче үзе тән җәрәхәтләре ала. Икесен госпитализацияләргә туры килә.
Менә шулай, автомобильченең кагыйдә бозуыннан машиналарга гына түгел, ә кешеләр сәламәтлегенә дә шактый зыян килә. Ярый әле, бәхеткә, корбаннар булмыйча кала. Юлларда бик сак йөрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев