Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер эт өчен – 5 ел төрмә

Районыбыз авылларында халык җыеннары гөрләп узды. Һәрбер җирлек борчыган мәсьәләләрне күтәреп, чишү юлларын эзләргә тырышты. Һәр җыенда күтәрелгән уртак сорау да бар иде.

Бу авыл һәм шәһәр кешесенең дә теңкәсен корыткан – хуҗасыз этләр проблемасы. Тик бу проблеманың хәзер район һәм республика дәрәҗәсендә дә хәл ителмәгәнлеген барыбыз да беләбез инде. Шуңа да ул сорауны район вәкиленә бирүдән мәгънә юк. Күгеш авыл җыенында район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова:  «Этләр аткан өчен 5 ел төрмә яный», – дип җавап биргән. 
Шуңа да әлеге мәсьәлә Дәүләт Думасы, Федерация Советы дәрәҗәсендә каралырга тиеш дип уйлыйм. Хәер, анда да беләләрдер инде. Шунысы кызык: ни өчен бөтен законнарны да кабул итәргә көче җитә торган Дәүләт Думасының кыргый этләрне ату турында закон чыгарырга хәленнән килми. Кырымны кире кайтарырга, Сериягә хәрби көчләрне кертергә, Донбасска булышырга көч җитә, хәтта Америка иленә каршы торырлык законнар чыгарырга да курыкмый. 
Кем күтәргән соң бу этләрне шундый бөек дәрәҗәгә? Бөтен төр хайванны корбан итәргә ярый, ә этләрне юк (сүз бәйдәге этләр турында бармый).
Кайбер адәм баласы «бомж»га әйләнеп чүплектә яши, ә этләргә махсус асрау урыннары кирәк. Аларны җыеп, тотып, стерильләштереп, яңадан иреккә чыгарып җибәрү дә дөрес эш түгел. Беренчедән, шул ук этләр белән тирә-юнь тулачак, икенчедән, кем гарантия бирә кешеләргә, иң куркынычы балаларга ташланмаслар, котыру авыруы таралмас диеп? 
Хөкүмәтебез әниләргә күпме акчалар биреп, халык санын арттырырга ярдәм итә. Ә шушы балаларны кыргый этләрдән саклый алмый. Матбугатта да, телевидениедә дә аяныч очраклар турында язалар, күрсәтәләр бит. Бу мәсьәләне барыбер ничек тә хәл итәргә кирәк. Алга таба болай яшәве – куркыныч. Дәүләт Думасы хәл итә алмый икән, халык референдумы чишә алыр дип ышанасы килә.

Фәндияр Гыйльманов. 
Югары Урысбага

Гөлнара Вәлиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев