Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер айда дүрт янгын корбаны

Кичке тугызынчы яртылар тирәсендә “01” хезмәтенә Чапаев урамындагы 13нче йортта яшәүче шалтыратып, подъездда төтен исе килүен хәбәр итә.

Берничә минуттан урынга барып җиткән  янгын сүндерүчеләр  бөтен подъездны тикшерә һәм икенче каттагы күченгән фатирда иске әйберләр өеменең пыскып ятуын күрә.  Аны сүндергәндә алар чүп-чар арасыннан ир кеше гәүдәсен таба.  Аны урамга чыгаралар. Әмма килгән медикларга ирнең үлгәнлеген генә расларга кала.

 

Аннан соң ачыкланганча, һәлак булучы  беркайда да эшләмәүче элек хөкемдә булган 59 яшьлек ир була. Рәсми рәвештә ул Фрунзе урамының 15нче йортында теркәлгән. Ни өчен ул бу фатирга килеп эләккән, анысы билгесез. Тикшерү алып барыла. Экспертларга аның үлеме сәбәпләрен дә ачыкларга кирәк булачак.  Янгын нәтиҗәсендә шулай ук иске әйберләр, матрас һәм кровать өлешчә яна.

Шуны билгеләргә кирәк, авария хәлендәге тузган йортлар хәзер янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре тарафыннан аерым контрольгә алынган. Бу вакытка  янгын сүндерүчеләр шәһәрдә 46 тузган йортны карап чыкты инде. Алар ике атна дәвамында  яшәүчеләр арасында әңгәмәләр уздырды, белешмәлекләр таратты. Йорт подъездларына  чит кешеләргә керү чикләнүе турында игъланнар да куелды. Әмма корбансыз тагын булмады. Ә  гражданнарның мондый категориясе подъездларга эленгән белешмәлекләрне укып торамы икән?

Ел башыннан бу тугызынчы янгын корбаны инде.  Өстәвенә, октябрь аенда гына да дүрт кеше янгында үлде.  Хәл искиткеч киеренке. Яшел Үзәннең янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре  кешеләргә бу проблеманы игътибарсыз калдырмаска, янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен сакларга һәм бу турыда якыннарына да искәртеп торырга чакыра. Иминлек – үзебезнең кулларда.!

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев