Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бер авылдан ике шатлыклы хәбәр

Күгештә депутаттан уңганнар.

Ярдәм сүздә генә булмагач, яхшы инде ул. Күгеш авыл җирлегендә мәктәп бинасы күптән ремонт таләп итә иде. Әмма спорт залының түбәсе аерым проблема булган. Ә бит анда, дәресләрдән тыш, атнага өч тапкыр волейбол, баскетбол, авыр атлетика белән җирлек яшьләре шөгыльләнә, турнирлар уздырыла.
Бу көннәрдә Күгеш авыл җирлегенә сайланган яңа депутат Рөстәм Даукаев булышлыгы белән мәктәп спорт залының түбәсе ремонтланды.
Авыл җирлеге хакимияте, ата-аналар һәм балалар исеменнән Рөстәм Рамил улына шундый вакытлы ярдәме өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Мәктәп ашханәсенең түбәсен дә ремонтлыйсы бар һәм бу мәсьәләдә дә Күгеш авыл җирлеге депутаты Рөстәм Даукаев ярдәм итәргә әзер.
Бу – авыл халкы өчен дә, депутатлар өчен дә менә дигән үрнәк, чөнки алар халык сайлаган кеше булулары һәм депутат исемен горур йөртүләре турында сүз белән генә сөйләми, ә гамәле белән дә раслый.

10 ел инде буялмаган иде
Күгеш авылы зиратының киртәләре буялган, бу эш авыл халкы көче белән башкарылган.
– Зур эштә катнашкан егет-кызларга, шулай ук кирәк-яраклар алу өчен финанс яктан булышкан апаларга, оештырып йөрүче Гумәр Хәсәновка рәхмәт, – дип сөйли Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин. – Зур хезмәтне ахырына кадәр башкарган авылдашларымны Аллаһ Тәгалә зурласын, барчагызга да сәламәтлек телим.
Барлыгы 1,5 км койма буялган. Буяуны башлык үзе тапкан һәм бу эшкә аз да түгел, күп тә түгел, барлыгы 100 кг буяу, 10-15 л растворитель киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев