Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бельгиядә 9 яшьлек вундеркинд яши

Бельгиядә 8 яшьлек Лоран Симонс планетаның иң яхшы университетлары исемлеген, шул исәптән Россия югары уку йортларын да карый. Малайның барлык яшьтәшләре мәктәпкә әле яңа гына тәүге тапкыр атлап кергән, ә Лоран инде аны тәмамлаган да. Өстәвенә, ел ярым эчендә.

Чыгарылыш имтиханнарын кечкенә вундеркинд 17 яшьлек укучылар белән дәрәҗәдә биргән. Бу хакта НТВ телеканалы хәбәр итә. 
Малайның гаиләсе башкалардан берни белән дә аерылып тормый. Әтисе Александр - дантист, әнисе Лидия - офис хезмәткәре, Ә аларның 8 яшьлек уллары Лоран - тирә якка даһилыгы белән дан казанган гади малай. 
Лидия Симонс: «Лоран — безнең бердәнбер балабыз, һәм, без, әлбәттә, аның мондый сәләте барлыгын тиз генә аңламадык. Ә аның әбисе безгә һәрвакытта да аның үзенчәлекле булуы турында әйтеп килде, ләкин безгә башкалар белән чагыштырырга мисал юк иде, һәм без моны ходай тарафыннан бирелгән бүләк итеп кабул иттек». 
Сигез яшьлек вундеркинд ел ярым эчендә бөтен мәктәп программасын өйрәнеп чыга, һәм 17 яшьлек чыгарылыш сыйныф укучылары дәрәҗәсендә имтихан тапшыра, хәзер исә алга таба белем алу өчен университет сайлау белән мәшгуль. 
Лоран Симонс:«Мәктәптә укыган вакытта, барлык биремнәрне чишеп бардым. Барысын да башка укучылар белән башкарып чыктым, әмма алар материалны бик акрын өйрәнә иделәр, бу минем өчен күңелсез булды». 
Лоранның 145 пункт буенча уй-фикерләү үсеш коэффициентына ия. 
Александр Симонс: «Ул барлык фәннәрне: математика, физика, химия, биология, географияне ярата. Әмма алга таба нәрсә белән ныклап шөгыльләнәчәге әлегә билгесез, чөнки ул аларның барысын да өйрәнергә сәләтле. Ләкин аның өчен барлык фәннәр буенча да шәхси программалар эшләнәчәк, ул бөтен кеше белән беррәттән бер аудиториядә утырмаячак, ә иң яхшы профессорлар һәм укытучылар белән шөгыльләнәячәк, дип уйлыйбыз». 
Хәзерге вакытта Лоран Симонс дөньяның барлык университетлары үзенә алмакчы була. Мондый гадәти булмаган студентның булуы алар өчен отышлы. 
Александр Симонс: «Улыбызны укытыр өчен берничә илне сайлап алдык, шул исәптән Россияне дә карадык. Чөнки сезнең дөньякүләм танылган математиклар күп, әйтик, Перельман. Әгәр алар белән очрашу мөмкинлеге булса, бу бик яхшы булыр иде». 
Симонс гаиләсе улының Мәскәү яки Санкт-Петербург университетында укуын дәвам итү өчен хәтта Россиягә күчәргә әзер икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев