Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белгеч киңәш итә. Бакчачыга ярдәмгә: июль аенда төп эшләр

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу өчен җәй урталарында бакча һәм бакча яны участокларында нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында сөйли.

Кайсыбер яшелчәләрдән, үләннәрдән, кузаклылардан кабат уңыш алу өчен аларны июльдә чәчәргә кирәк.

  • укропны җәй буе һәр 15-20 көн саен чәчеп торалар.
  • кресс-салат өлгерү буенча рекордсмен. Ике атнадан ул инде яшелләнеп утыра. Яфраклы салат озаграк - бер ай тирәсе үсә.
  • шпинат өчен дә урын табыгыз. Орлыкларын бер-ике сәгатькә суда җебетегез дә, чәчегез һәм бер атнадан тишелеп тә чыгар. Ә ике атнадан уңышны ашый да башларсыз.
  • руккола орлыклары 5-6 көннән үк тишелеп чыга.
  • җәй уртасында утыртылган петрушка һәм порей суганы сезон ахырында инде сезне яшеллеге белән шатландырыр. Ә киләсе язда башка культураларга караганда алдан тишелеп чыгып, сөендерер.
  • редисны, шулай ук, ике атна интервал белән, июльдә чәчәргә мөмкин (хәтта соңрак та була). Көн яктылыгы кыскарак булса да, тамыразыклар барыбер сусыл һәм тәмле булып үсә, туфракта азотның җитәрлек булуы гына кирәк.
  • Июльдә утыртылып октябрьдә җыеп алынган дайкон март аена кадәр сыйфатын югалтмыйча сакланачак.
  • июльдә әле кузаклыларны чәчәргә дә соң түгел. Борчак, фасоль һәм боб шулай ук тиз өлгерә. Әлеге культуралар салкынга да чыфдам.
  • җәй уртасында утыртыла торган күпьеллык кулҗтуралар: кузгалак, рәваҗ (ревень), суган (слизун, батун, шнитт дигәннәре).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев