Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белгеч киңәш итә. Бакчачыга ярдәмгә: июль аенда төп эшләр

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларыннан югары уңыш алу өчен җәй урталарында бакча һәм бакча яны участокларында нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында сөйли.

Бакча кырмыскаларына һәм беткә каршы көрәштә аларның табигый дошманнарын куллану да яхшы нәтиҗә бирә. Алар:

  • Кошлар. Монда сыерчык, песнәк, карга, карлыгач файда китерә. Бакчага миләш утырту, җимлекләр урнаштыру кышлаучы кошларның популяциясен саклауга ярдәм итә.
  • Файдалы бөҗәкләр (“журчалка”, камка (божья коровка), алтын күз, уховертка). Аларның бакчада үрчүе зыян китерүчеләрнең химикатларсыз гына кимүенә сәбәп булыр иде. Очучы энтомофагларның яраткан урыны – зонтлы үсемлекләр (кишер, фенхель) һәм сары, куе сары төстәге чәчәкләр. Чәчәкләрне җимеш һәм җиләк куаклары янына утырталар. Анда бәрхет гөле, пижма, бакча карабодае, тырнак гөле булырга тиеш.

Әлеге чаралар корткычларны бөтенләй юк итмәячәк, әмма файдалы һәм зарарлы бөҗәкләр балансы уңышны саклап калырга мөмкинлек бирер.

Җәй уртасында иң зарарлы корткычлар һәм авырулар активлаша. Пасленлы культураларда ул (томат, бәрәңге, баклажан һәм борыч) колорадо коңгызы һәм фитофтороз.

Кәбестә борча, бет, совка һәм белянкадан зыян күрә, бүсер белән авырый.

Кыярның дошманы – пәрәвез талпаны, ә авыруы – антракноз. Зарар китерүчеләргә каршы көн саен биологик чаралар белән көрәшергә була: биофунгицидлар –

Псевдобактерин, Ризоплан, Фитоспорин һ.б.; биоинсектицидлар – Биостоп, Битоксибациллин, Фитоверм, Лепидоцид һ.б.

Энтомофаглар яхшы нәтиҗә бирә: “златоглазка”, “габробракон”, “подизус”, “макролофус” һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев