Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белеп тору комачауламас

Агымдагы елның маеннан гамәлдә булачак 9 яңа законны барыбыз да белеп торырга тиеш.

1. Тавыш рекламасын тыю
«Реклама турында»гы федераль законның 19нчы маддәсенә кертеләсе үзгәреш нигезендә тавышлы рекламалар тыела. Өстәвенә, яңгырау урынының кайда (базар, сәүдә үзәге, урам) һәм аппаратураның нинди булуы мөһим түгел. Закон быел августта үз көченә керә.
2. Балалы гаиләләргә ярдәм
26 майда кабул ителәчәк закон нигезендә, балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелә:
– йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә баскан хатын-кызлар өчен пособие (уртача алганда – аена 6,3 мең сум.). Закон үз көченә 1 июльдән керә;
– ялгыз яисә аерылышкан ата-аналарның 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларына пособие (уртача аена – 5,6 мең сум.). Бу закон шулай ук 1 июльдән гамәлгә керә;
– 8 яшькә кадәр бала карау буен ча больничныйга түләү кешенең стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100% күләмендә билгеләнәчәк. Закон
1 сентябрьдән үз көченә керәчәк.
3. Критик мәгълүмати инфраструктураның куркынычсызлыгын тәэмин итү (КИИ)
КИИ объектлары хуҗалары – дәүләт органнары, банклар һ. б. – куркынычсызлык системасын бернинди хакер да үтеп керә алмаслык итеп ясарга тиешләр. Мәгълүмат юкка чыккан очракта – КИИ объект лары хуҗаларына зур штрафлар каралган (юридик затларга 500 мең сумга кадәр).
4. Тоткынга рәсми хат
Хәзер төрмә ведомствосы хезмәткәрләренең тоткыннарга төрмә кагый дәләрен бозуы турында рәсми юлламалар бирү вәкаләтләре барлык ка киләчәк. Хат үзе куркыныч түгел, тик аны алучының шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүгә исәп тотуына тәэсир итүе бар.

5. Армиягә чакырылучыларга медкомиссиядән отсрочка
Закон буенча кичектерү яки армиядән азат итү вакыты бирелә торган яшьләр, агымдагы елның 26 маендагы закон нигезендә, медкомиссия узмаячак. Моңа кадәр хәрби хезмәткә чакырылмау турында законнар булса да, ел саен дистәләгән мең егеткә медкомиссия узарга туры килә иде (гәрчә барысы да армиягә бармауларын белсә дә). Хәзер алар өчен медкомиссия законлы нигезләрдә булмаячак.
6. Нотариуска бару да җитә
Май законы нигезендә, сез үз эшегезне ачарга, ягъни салым инспекциясендә теркәлергә, нотариус имзасын алырга мөмкинсез. Ә нотариус документларны кирәк җиргә үзе җибәрәчәк.
7. Банклар үз сүзләре өчен җавап бирәчәк
Кайчагында банклар заемчыларга ипотека каникулларын бирүдән, сәбәбен аңлатмыйча гына, баш тарта ала иде. Хәзер инде банклардан ипотека каникулларын бирүдән баш тартуны язма рәвештә дәлилләүне таләп итүче закон керә. Әгәр баш тару, заемчы фикеренчә, законсыз булса, бу хакта кыю рәвештә судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
8. Һәр кеше йортның авария хәлендә булу-булмавы турында белә алачак
Кешеләр мошенникларның хәйлә-мәкерләренә эләкмәсен һәм яшәргә ярамаган фатир сатып алмасын өчен, яңа закон нигезендә йортның авария хәле турындагы мәгълүматлар ЕГРНга кертелергә тиеш. Закон 2022 елның февраленнән гамәлдә.
9. Пенсиянең кайбер төрләрен алу гадиләштерелә
Закон буенча медицина-социаль экспертизадан соң нәтиҗә чыгарылгач, пенсия инвалидка гариза язмыйча да автомат рәвештә билгеләнә. Моннан тыш, пенсияләрне арттыру ягына үзгәртү дә гаризасыз мөмкин булачак. Закон 2022 ел башыннан үз көченә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев