Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белемгә нигез бакчада ук салына

Агымдагы елның апрелендә Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгының тагын бер әмере үз көченә кертелде. Ул нәрсәләргә кагылышлы соң?

Әмер, нигездә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә балаларга белем бирү турында бара. 
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Руслан Сафиуллин аңлатуынча, мәктәпкәчә яшьтәге баланың белем алу формасын  ата-ана (яисә законлы вәкиле)  билгели. Әмма бу форманы сайлаганда ата-аналар  бала фикерен дә исәпкә алырга тиеш. 
Мондый белем формасы чит телдә дә алып барылырга мөмкин. Бу очракта Россия Федерациясе законнары исәпкә алына. Төркемнәр түбәндәге режимнарда эшләргә мөмкин: кыска вакытлы (көненә 5 сәгатькә кадәр), кыскартылган көн (8-10 сәгатьле), тулы көн булса (10 сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр). Шулай ук озайтылган (13-14 сәгать) һәм тәүлек дәвамында эшли торганнары да була ала. 
Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән мәктәпкәчә яшьтәге  балаларга белем бирү – адаптация­ләнгән программа буенча алып барыла. Ә инвалид балаларга – тернәкләнүнең шәхси прог­раммасы буенча.  Әлеге балаларга белем бирү шартларын психолог-медик-педагогик комиссия билгели. 
Мәктәпкәчә яшьтәге гаилә төркемнәренә бөтен төрле юнәлешләр дә рөхсәт ителә ала (гомумбелем бирү, компенсацияләнгән, сәламәтләндерү яисә катнаш).
Катнаш юнәлештәге төркемнәрдә балалар һәм белгечләр санына карата таләпләр аерым куелган.   

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев