Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белдерү

2018 елның 30 мартында 10 сәгатьтә  "Родина" мәдәният сараеның китапханәсенең уку залында, Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәгенең киңәйтелгән утырышы була. Утырышка  шәһәр һәм зона урта мәктәпләреннән милли мәсьәләләр буенча  директор урынбасарлары һәм мәгариф идарәсе методистлары чакырыла.

Көн тәртибе:

1. Г.Тукайның тууына 132 еллыгына кабул ителгән “Г.Тукай – төбәгебезнең горурлыгы” дигән шигырь бәйрәменә хәзерлек турында. ( Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе милли тәрбия буенча методисты – Р.А.Сәлахова информациясе);

Норлат, Әйшә зона мәктәпләрендә милли-тәрбия бирүдәге алдынгы алымнар һәм тәҗрибә белән уртаклашу;

2. Яшел Үзән шәһәре мәктәпләрендә милли-мәдәни юнәлештәге уку-укыту һәм тәрбия алымнарындагы яңалыклар турында мәктәп директоры урынбасарларының чыгышлары белән фикер алмашу;

3. Өстәмәләр.

4. Милли телебездә уку-укытуның уңышлары белән бергә, соңгы вакыттагы туган, кире вәзгыятьнең ата-аналар, бакча һәм мәктәпкә йогынтысы һәм Яшел Үзән районы тарихы, мәдәнияте проблемалары турында; (Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе һәм тәрбия эшләре буенча җитәкчесе урынбасары тәкъдимнәрен тыңлау - Венера Рафиловна)

5. Яшел Үзәнебездәге дөньяга танылган Раифа һәм Зөя утравы тыюлыгы белән бер дәрәҗәгә күтәрелерлек, “Норлат милли-мәдәни комплексы” милләтебезнең мәдәният мирасы белән горурланырлык төбәк булуын, бүгенге яшь буынга тапшырып калдыру өлкәннәрнең төп максаты булуын онытырга тиеш түгеллеген җиткерү.

(Яшел Үзән милли-мәдәни үзәге җитәкчесе К.М.Филиппова информациясе)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: