Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белә идегезме?

• 23 февраль көне Кызыл Армия оешкан дата итеп очраклы алына. Чынлыкта аның декретына яңа стиль белән 28 гыйнварда кул куела.

•     Кызыл Армиянең бер яшьлеге 1919 елда билгеләп үтелә, ә аннан соңгы ике ел, илдә хәл бик авыр булганлыктан, төшеп кала.


•    Бәйрәм уңаеннан беренче тантаналы чара 1922 елда уза. Бу яңа армиянең Кызыл мәйданда беренче парады була һәм 23 февральне хәрби йөрешләр белән билгеләү традициягә әйләнә.


•    Башта 23 февральгә бернинди дә бүләкләр каралмый, бары тик митинг һәм тантаналы чара гына. Әлеге бәйрәмгә беренче бүләк итеп, эшче-крестьян армиясенең 1938 елда 20 еллык юбилеена чыгарылган  медальне атап була.


•    Бөек Ватан сугышы вакытында 23 февраль шул вакыттагы сәясәтчеләр тарафыннан бәйрәм буларак таныла. Ил башлыгы Иосиф Сталин, Гитлер коалициясенә каршы катнашкан ил башлыкларыннан котлау телеграммалары ала. Һәм бу хатларның барысында да совет армиясенең искиткеч көче турында әйтелә. Мәсәлән, ул вакыттагы АКШ президенты Т.Рузвельт аның казанышлары турында «хәрби тарихта иң камил» дип әйтә.  


•    1922-1946 елларда бәйрәм «Кызыл Армия һәм Флот көне» исемен йөртә, ә 1946-1993 елларда – «Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты» дип атала. Бу бәйрәм 1995 елдан Ватанны саклаучылар көненә әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февраля интересные факты