Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөек Ватан сугышы ветераны гасырлык юбилеен билгеләде

23 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Игошин 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Туган көн котлаулары белән беррәттән ул якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән дә тәбрикләүләр кабул итте. 
Александр Федорович Олы Ключи авылында туган, 1939 елда эшче-крестьян Кызыл армиясе рәтләренә алына. Немец-фашист илбасарларыннан Белорусияне азат итүдә катнаша. Намуслы хезмәте өчен якташыбыз II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, «Батырлыгы өчен» медале, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгәне өчен» медале белән бүләкләнә.

Фото: http://zpravda.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев