Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөек Җиңү көненә бәйрәм программасы белән таныш булыгыз

8 май «Җырчы май» хор фес¬тиваленең гала-концерты 19 сәгатьтә шәһәрнең төп сәхнәсендә - «Авангард» стадионында уза. Җиңүчеләрне Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев бүләкли.

9 май

Бөек Җиңүнең 77нче язын каршы алу 9:00 сәгатьтә традицион җиңел атлетика эстафетасы белән башланып китәчәк. Аңа, гадәттәгечә, старт Ленин урамында – Җиңү паркы янында биреләчәк.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше 10 сәгатьтә «Авангард» мәдәни-спорт комплексы мәйданында “Халык хәтере" бәйрәме белән башлана.
Биредә тематик пролог-митинг, РФ Президентының on-line сәламләве, Зеленодольск район башлыгы чыгышы, мәгариф учреждениеләре, ведомстволар, предприя¬тиеләр, оешма коллективларының тантаналы төстә парадта узуы.

11:00 сәгатьтә Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр кую. Ветеранга видео-элемтә буенча шалтыратып котлау. “Үлемсез полк " акциясе.

12:00 сәгатьтә – Шәһәр күле буенда музыка мәктәбе янында урнашкан сәхнәдә балалар коллективлары концерты, классик музыка, шагыйрьләр чыгышы. Рәсемнәр бәйгесе, судомоделистларның күрсәтмә чыгышлары, спорт чаралары, “Ветеранга открытка” балалар эшләре күргәзмәсе, җиңел атлетика җиңүчеләрен бүләкләү.

12:00 сәгатьтә “Родина” мәдәният сарае янында «Сугыш тудырган җырлар» бию программасы, «1418 көн» әдәби-тарихи викторина.

14:00 сәгать – «Авангард» мәйданы. Джаз оркестры катнашында “Эстрада моңы һәм ритмы” бию программасы. Биредә сәүдә үзәкләре, кыр кухнясы эшли.

15:00 сәгатьтә “Җиңү маршруты буйлап” дип исемләнгән автоузышта тематик бизәлгән машиналар шәһәр стеласы яныннан Җиңү паркына кадәр барачак.

15:00 сәгатьтә “Каенлык” паркында җирле шагыйрьләр белән очрашу. Яшьләр өчен “Без тынычлык яклы!” концерт-күңел ачу программасы.

16:00 сәгать – “Авангард” стадионында Яшел Үзән иҗат коллективлары концерты, спортчыларның күрсәтмә чыгышлары.

18:30 сәгать – “Авангард” стадионында шәһәрнең төп сәхнәсендә театральләштерелгән пролог.

18:55 сәгатьтә Бөтенроссия бер минут тынлык (on-line трансляция).

19:00 сәгатьтә үз сәләтләре белән безне шәһәр һәм районның иҗат коллективлары, солистлары, республиканың сәнгать осталары сөендерәчәк.

22:00 сәгать – Бәйрәм салюты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев