Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәдрәфтә миллион сум акча табылган

Томскидан Мәскәүгә очучы хатын-кыз самолет бәдрәфендә ун мең АКШ доллары һәм биш мең евро тапкан - Россия рубльләренә тәрҗемәдә миллионга якын бу.

Әмма, РИА Томск хәбәр иткәнчә, ул җинаять эше фигуранты була һәм акчаларны законлы хуҗаларына кайтара. Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт объектларында хокук тәртибен тәэмин итү буенча Томск линия бүлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Трефилов сүзләренчә, акчалар Томскидан Германиягә очучы гаиләнеке булган. Алар туйга ашыга, онытылып китеп, бәдрәф бүлмәсендә зур суммадагы акча букчасын калдырып китәләр. Аларны тапкан хатын-кыз бу сумманы үзенә калдырырга тырыша, әмма полициядә бу җинаятьне тиз арада ачалар. Вячеслав Трефилов ассызыклаганча, сәяхәтләр вакытында мондый хәлләр еш була икән. Гадәттә, кешеләр кәрәзле телефоннар һәм планшетлар калдыра, ди. Һәр очракта, диярлек, хуҗалары табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев