Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БДИны Идел аръягы мәктәбе укучылары Яшел Үзәндә тапшыра

Әле генә башланган иде, уку елы кабат ахырына якынлаша. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга да күп калмады. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы чор җитә.

Быел IX сыйныфны тәмамлаучы 1556, ә XI сыйныфның 518 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Беренче төп дәүләт имтиханын IX сыйныфлылар 25 майда, ә XI сыйныфлар 28 майда шәһәрнең 11нче мәктәбендә тапшырачак. Гомумән, быел төп яңалык буларак, Идел аръягында урнашкан  мәктәп укучылары БДИны, гадәттәгечә, Норлат мәктәбендә түгел, ә Яшел Үзәнгә килеп, сынау узарга тиеш була. Шәһәргә килү буенча әти-әниләргә берничә вариант тәкъдим ителә. Бу хакта эшлек­ле дүшәмбе киңәшмәсендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева җиткерде. БДИ үткәрү буенча шәһәрдә ике пункт: 11нче һәм 15нче мәктәп базасы сайланган. Тагын бер яңалык буларак быел имтихан материаллары дискта китерелә, һәм аларны укучылар алдында, бөтен инс­труктаж белән танышып чыкканнан соң, компьютерда бастырып чыгарып, таратылачак.
– Сүз дә юк, бердәм дәүләт имтиханын тапшыру ул – зур сынау. Әти-әниләргә шушы имтиханны тапшырып карау мөмкинлеге бирелгәч, мин дә үземне тикшереп карадым. Җиңел булды дип әйтмәс идем. Шуңа да әти-әниләр балаларын алдан ук тынычландырып, бар да яхшы була дип, җайлап, уңай билгеләр алачагына ышандырса, теләктәшлек күрсәтсә, яхшы булыр иде, – дип киңәшләрен дә бирде Рәйсә Афанасьева.
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24-25 майда уза. Ә инде 23 июньдә район һәм шәһәрдә чыгарылыш кичәләре гөрлиячәк, шул ук көнне музыка теат­рында муниципаль чыгарылыш балы да оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экзамен БДИ

2
X