Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БДИ һәм ОГЭ тапшыруны соңрак вакытка күчерделәр

Эпидемологик хәлгә бәйле рәвештә Бердәм дәүләт имтиханын һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру сроклары күчерелә.

БДИ 8 июньнән башлана. 9 сыйныф өчен имтиханнар - 9 июньнән. Димәк, хәзер Рособрнадзор имтиханнар расписаниесенә төзәтмәләр кертә һәм аны якын арада төбәкләр өчен тиешле методик киңәшләр бастырачак.

Төбәкләрдә белем бирү процессын оештыруның теләсә нинди мәсьәләләре буенча укытучылар һәм ата-аналар өчен кайнар линияләр эшли, Мәгариф министрлыгының федераль кайнар линиясе тәүлек буе 8 (800) 200-91-85 режимда эшли.

Бөтен мәгълүмат шулай ук Мәгариф министрлыгының рәсми сайтының төп битендә махсуслаштырылган бүлектә яңартыла, - дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев