Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәчеклеләрдән үрнәк алырга була

Мондый күмәк чарадан район авыллары да читтә калмады.

Кечкенә генә Бәчек авылын гына алыйк: биредә дүртенче ел рәттән чаңгы ярышы уза. Алдагы елларда күрше авыллар да кушылган булган. Иң әүвәл катнашучылар чаңгыда таудан шуган, аннары 1,5 чакрымлы юлны әйләнеп килгән. Илназ Габделхәкимовка тиңнәр табылмаган. Түбән Урысбага мәктәбенең III сыйныф укучысы беренче килгән. Әйе, монда ничәнче килүең мөһим дә түгел, һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылган, кайнар чәй, коймак белән сыйланганнар. Гомумән бәчеклеләр, бердәм булгангадыр инде, бер генә чарадан да читтә калмый. Әле яңа елның беренче көннәрендә биредә тәүге тапкыр «Балык тотучылар бәйгесе» үткән иде.
– Балык тотарга яратучыларны бергә җыеп, бәйрәм үткәрергә күптән хыялланып йөри идем. Алдан күрше авыл халкына да чакыру җибәрдек. Урысбага белән Кече Ачасыр авылы арасында плотина бар бит. Менә шунда рәхәтләнделәр балык тотып. Беренчеләрдән булып уңыш Олы Ачасырдан Фәрит Абзаллинга елмайды һәм ул лаеклы төстә «Иң җитез балыкчы» номинациясендә җиңде. Ә иң күп катнашучылар дип мулла илеләр танылды, – дип сөйли Түбән урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. 
Безнең районда мондый бәйрәм үткәрелүен беренче тапкыр ишетәм. Һәрхәлдә кышын. Бәйге учакта пешкән ухадан сыйлану белән тәмамланган, эх, авыз сулары килеп китте. Афәрин, авыл халкының күңелен күреп, башкаларга да үрнәк күрсәтәсез. Дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев