Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бай булсаң пособие бирелми

Мохтаҗ гражданнарны адреслы яклауны тагын да арттыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы законына  һәм Министрлар Кабинеты карарына ярашлы рәвештә,  балага ай саен бирелә торган пособие һәм пенсионерларга йөрү өчен ай саен түләнә торган  акчалата түләүләрне  билгеләгәндә 2019 елның  1 апреленнән әлеге ярдәмне алучыларның матди хәле исәпкә алына башлады.

Республиканың матди ярдәм күрсәтү буенча үзәгенең Яшел Үзән бүлегеннән безгә хәбәр итүләренчә, балага ай саен түләнә торган пособие гаиләнең  милкендә яхта, очу җайланмалары, кар машиналары, сәнәгать объект­лары, ике һәм аннан артык җиңел автомобиле (берсенең кулланылу срогы 3 елдан артмаска тиеш), фатиры (гаиләнең һәр әгъзасына 40 кв.м. дан артса) һәм башкалар булса, бирелми. 
Пенсионерларга  йөрү өчен бирелә торган акчалата түләүләрдә шундый ук шартлар куелган. Шул ук вакытта, ялгыз яшәүче пенсионерның яши торган гомуми торак мәйданы 80 квадрат метрдан артмаса,  аның пособие алуга хокукы саклана. 
Пособие бирелгәндә исәпкә кертелгән мөлкәт турындагы тулы исемлек белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга була (mtsz.tatarstan.ru).
Югарыда әйтелгән түләүләрне билгеләү яисә баш тарту турында,  аны алучыларга смс-хәбәр яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша, хәбәр ителәчәк.
Электән үк  булган түләүләр, билгеләнү вакыты чыкканчы, мөлкәтен исәпләмичә генә биреләчәк.
Мөлкәте исәпләнгән  социаль түләүләр турында  консультацияне  яшәү урыны буенча республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Яшел Үзән бүлегендә (компенсация түләүләре) белергә була. Телефоны: 5-80-01. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев