Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бавырны ничек чистартырга?

Бу мәсьәлә ун көн буе кунак булганнан соң бик тә актуальдер кебек)))

Бавырны ничек чистартырга?

1.Чәнечкеле шайтан таягы (чертополох) төнәтмәсе.

Зарарсызландыру сыйфатына ия. Һәр төр агуланганнан соң, организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен, шайтан таягы төнәтмәсе эчәргә кирәк. Аны церроз һәм гепатитны дәвалауда бик киң кулланалар. Шайтан таягын профилактик чара буларак кулланырга яраганлыгы да күптән исбатланган.  

Даруханәдән сатып алынган 3 аш кашыгы шайтан таягы үләнен 800 мл кайнап чыккан суга салып, әйбәт итеп ябылган савытта 1 сәгать тотарга һәм сөзәргә. Кан, бавыр авырулары, эч кату, нерв системасы хәлсезлеге һәм атеросклероз булганда ашар алдыннан көненә 4 тапкыр 200 мл эчәргә.

 

 2.Тузганак (одуванчик) тамыры порошогы.

Бавыр һәм ашказаны асты бизен чистарта һәм ныгыта. Даруханәдән бер кап тузганак тамырын сатып алыгыз һәм өйдә блендер яки кәһвә тарткыч ярдәмендә порошок хәленә китерегез дә пыяла банкага салып яхшылап капкач белән ябып куегыз.

Ашар алдыннан 20 минут кала көненә 3-4 тапкыр кайнатылган 2-3 йотым су белән 1 чәй кашыгы кабул итегез.

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев