Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бавыр кәтлитләре

Бу кәтлитләрне пешерер өчен 500 г бавыр, 2 йомырка, 2 суган, 150 г он, тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае кирәк кирәк.

Бавырны элпәсеннән чистартып, ярты сәгать салкын суда тотарга. Аннары иттарткычтан чыгарып, тоз, борыч сибәргә. 2 йомырка сытарга, он кушарга. Теләгән кеше төелгән сарымсак та өсти ала. Коймак камыры куелыгында масса барлыкка килә. Майлы табага кашык белән салып, коймак сыман кыздырырга. 

Суганны вак итеп турап, кишерне уып майлы табада кыздырырга. Азрак майонез кушып болгатырга. Бавыр коймаклары өстенә бу катнашманы тигез итеп сыларга. 

Тәмле булсын!
https://ok.ru чыганагыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев