Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Батырлыкка баш иябез»: Татарстанда сугыш геройларына һәйкәлләрне карау буенча акция старт алды

Татарстанда Бөек Ватан сугышы белән бәйле 2,6 меңгә якын монумент бар.

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе волонтерлар белән берлектә республика территориясендә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрнең торышын тикшерә башлады. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

"Бердәм Россия“ партиясе волонтерлар белән бергә безнең республика территориясендә әлеге һәйкәлләрнең торышы буенча рейд үткәрү бурычын үз өстенә алды. Кышкы вакытта бу монументлар аерым карауга мохтаҗ, ә елның җылы вакытында һәйкәлләрнең үзләренә дә, якын — тирә территорияләрнең тиешле мониторингы таләп ителә», - дип хәбәр итте Ларионова.

Аның сүзләренә караганда, республикада Бөек Ватан сугышы белән бәйле 2,6 меңгә якын монумент бар. Узган ел Бөек Җиңүнең юбилей елы кысаларында алар барысы да исәпкә алынган, фотога төшкән һәм цифрланган.

«Бүген бездә мондый һәр һәйкәл буенча мәгълүмат бар һәм үз өстебезгә йөкләмә алабыз: 9 майга аларның һәркайсы тиешле халәткә китереләчәк. Барлык теләүчеләр дә алар янына килеп, ата-бабаларыбызның батырлыгына баш ия алачак", - дип ассызыклады Татьяна Ларионова.

Ахырда ул, сугыш елларында фронтка Татарстаннан 700 меңнән артык кеше китүен, аларның һәр икенчесе — хәбәрсез югалуын әйтте. «Шуңа күрә бу батырлык турындагы хәтеребез даими, якты, танылган булырга тиеш. Һәм бүген без бу максат өчен актив әзерләнә башладык», — дип нәтиҗә ясады Ларионова.
«Бердәм Россия» партиясенең Питрәч бүлекчәсе башкарма секретаре Екатерина Сорокина «Татар-информ» матбугат агентлыгына хәбәр иткәнчә, районда һәр яз һәйкәлләрне чистарту буенча акциядән башлана.


«Без партия активы, „Яшь гвардия“ яшьләре белән Ленино-Кокушкино авылындагы һәйкәл территориясендә тәртип урнаштыру өчен өмә гә чыктык. Бүген бу әле башы гына. Райондагы барлык истәлекле урыннарны да игътибарсыз калдырмаячакбыз һәм җыештырып кына калмыйча, һәр һәйкәлнең торышын да тикшерәчәкбез. Һәлак булган якташларыбызны искә алу гына түгел, бу тарихи урыннарга сакчыл карау да бик мөһим», — диде Сорокина.

Ул хәзер Питрәч районы территориясендә 150гә якын һәйкәл булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев