Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батучыны коткаручылар – 17 яшьлек яшүсмер һәм янгын сүндерүче

Бу гадәттән тыш хәл көпә-көндез Норлат авылы янында урнашкан плотинада чыга.

Җәйге эссе көннәрдә, билгеле, биредә халык күп ял итә. Һәм, әлбәттә инде, бу урынны Норлат балалары да үз итә, рәхәтләнеп су керә. Ул көнне су коенырга килгән ике малай бер ярдан икенчесенә (ә бу якынча 80 метр) йөзеп чыгарга сүз куеша. Дусларның берсе йөзеп чыга ала, ә менә икенчесенең – 15 яшьлегенең көче сулыкның уртасына кадәр генә җитә.

Шаһитлар сүзләренә караганда, ул йөзәргә маташа, әмма һаман бер урыннан китә алмый. Шунда инде бу малайга үзенә генә ярга кадәр йөзеп барып җитә алмаячагы аңлашыла. Аның ярдәм сорап кычкыруын ерак түгел генә иптәшләре белән ял иткән 17 яшьлек Илшат Гыймадиев ишетеп ала. Яшүсмер, бер секунд та уйлап тормыйча, беренче булып суга ташлана. Бата башлаган малай янына тиз барып җитә һәм үзе батмас өчен аны артыннан тота. Тактиканы дөрес сайлаган булып чыга (мондый ысулны аңа әтисе Марат өйрәткән, чөнки ул да кайчандыр шул рәвешле баткан кешене коткарган булган).
Яшүсмер белән берүк вакытта суга батучыга тагын бер шаһит – Норлат авылында яшәүче Шәүкәт Миңнуллин да ярдәмгә килә. Ул бик тиз ярда торган көймәгә утыра һәм санаулы секундлар эчендә хәлсезләнгән малайны коткарырга тырышкан Илшат янына барып җитә. Шәүкәт Миңнуллин икесен дә көймәгә тотындырып әкрен генә ярга кадәр җиткерә. Коткарылган малай азрак хәл алгач, Шәүкәт Миңнуллин аның белән бераз сөйләшеп тә ала әле. «Профилактик әңгәмә уздырдым», – ди ул елмаеп.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Шәүкәт Миңнуллин – 154нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең гамәлдәге хезмәткәре. Янгын сагында ул җиденче ел эшли. «Намуслы, җаваплы, ышанычлы иптәш...» – әнә шулай фикер йөртә аның турында хезмәттәшләре. Алар теләсә кайсы экстремаль ситуациядә Шәүкәтнең чын профессионал буларак эшләячәгенә һич шикләнми.
Илшат Гыймадиевның да әти-әнисе улларының батырлыгына гаҗәп ләнми. Әтисе сүзләренә караганда, ул башканы көтмәгән дә. «Илшаттан кала, гаиләдә тагын ике улым үсеп килә, һәм мин алар да олы абыйлары кебек кыю, ярдәмчел кешеләр булып үсәрләр дип өметләнәм», – ди Марат Гыймадиев.
Илшат Гыймадиевка һәм Шәүкәт Миңнуллинга коткарылган малайның туганнары рәхмәт сүзләрен җиткерә. Ә Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчелеге Татарстан Рес публикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына документлар әзерләгән һәм ике геройны бүләкләү турында мөрәҗәгать белән чыккан. Ә менә алар үзләрен герой дип санамый, «Безнең урында һәркем шулай эшләр иде», – диләр. Тик чынлыкта, Казан энергетика көллиятенең 17 яшьлек студенты Илшат Гыймадиев һәм 154нче янгын-коткару частенең янгын сүндерүчесе Шәүкәт Миңнуллин суга батучыны коткарырга ташланган бердәнбер кешеләр булып чыга. Алар аз гына соңга калса, малай һәлак булыр иде.
Үз чиратларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яшел үзәнлеләрне суда куркынычсызлык чаралары турында истә тотарга, моның өчен җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска өнди. Суда теләсә нинди очрак һәм саксызлык зур бәлагә китерә. Чөнки кайчагында якын-тирәдә коткарырга ташланган геройлар булмаска да мөмкин…

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев