Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Басылганга кире кайтып

Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы редакциясе!

Сезгә, даими абунәчегез һәм укучыгыз – Норлат урта мәктәбенең ветеран укытучысы, авылның ветераннар советы һәм «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Роза Ягудина мөрәҗәгать итә. 
Газетагызның 26.01.19 санындагы «Күңелемдәгесен әйтәм» рубрикасында, авыл җирлеге сайтында Норлат урта мәктәбен тәмамлап, хәзерге вакытта анда яшәмәүчеләр турында материал куела, ә табиблар, укытучылар, тәрбиячеләр, юл хезмәткәрләре һ.б. кебек хәзерге вакытта эшләүчеләр игътибардан читтә, дип бер аноним норлатлының үпкә белдергән хатыннан өзек бастырылган иде.
Мәктәпнең 100 еллыгына багышланган «Норлат урта мәктәбен тәмамлаган дан казанучылар елъязмалары»ның авторы һәм инициаторы буларак, сезгә һәм араларында барлык укытучылар диярлек булган сезне укучыларга түбәндәге мәгълүматны җиткерәсем килә:
1. Норлат урта мәктәбен тәмамлау­чылар турында мәгълүмат бирүләрен үтенеп, көн саен диярлек, мәктәп һәм авыл сайтында белдерү урнаш­тырылды. Бары тик берничә кеше генә җавап бирде. Әлеге, мәктәп өчен бик әһәмиятле эштә газетага язган аноним ни белән ярдәм итте икән? Үзенең канәгатьсезлеге турында мәктәп директорына яки шәхсән миңа мөрәҗәгать итсә була иде бит.
2. Бүгенге көнгә «Северная звезда» һәм мәктәп сайтларында 120 кеше: 18 табиб, 12 укытучы, 4 тәрбияче, 15 галим, 7 офицер, 6 әдип, 6 төрле эшче һөнәре, 3 юл, 3 сәүдә, 8 мәдәният, 9 авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 3 ветеринар, 2 машина йөртүче, 1 китапханәче, 15 дәүләт һәм сәясәт эшлеклеләре, 10 эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре, 5 төзүче, 2 газовик, 3 экономист, 1 пешекче, 2 эшмәкәр һ.б.  турында мәгълүмат урнаштырылды. Шул язылган 120 кешенең 51е Норлатта яшәгән яки бүгенге көндә дә шунда гомер итә.  

Тулы язма газетада (№8)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев