Башлангыч сыйныфларда ук акча түләрлек булгач, алга таба нишлисе?!
Исәнмесез, кызлар. Яшел Үзән мәктәпләрендә инглиз телен өйрәнүдә балаларым очраткан проблема белән уртаклашасым килә.
Ни өчен укытуны алфавиттан, әйтелештән, транскрипциядән башламыйлар? Теманы өстән-өстән генә җиткерәләр дә, өй эшен җүнләп аңлатмыйлар. Чит телне өйрәнергә кирәк, шуңа да репетиторлар ялларга туры килә. Башлангыч сыйныфларда ук акча түләрлек булгач, алга таба нишлисе?!
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев