Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Башкаларны сөендерә алу үзе бәхет

«Дусларыңа, якыннарыңа подписка бүләк ит!» акциясе дәвам итә. һәм, шөкер, аңа кушылучыларыбыз да бар.

Әлеге акция кысаларында, «Яшел Үзән»не бер яки ике туганына гына яздырып канәгатьләнмичә, мөмкинлекләре җитеп бетмәгән күп балалы гаиләләргә һәм олы яшьтәгеләргә дә газетабызны алу мөмкинлеге бирүчеләрнең берсе, Күгәйдә туып-үскән милләтпарвәр – Рафил Җәләлиев.

Эше, вакыты ничек кенә тыгыз булмасын, бер генә подпис ка чорында да безнең «Яшел Үзән»ебез турында онытмый ул, киләсе ярты еллыкка да подписка бүләк итте. Чөнки Рафил әфәнде авылдашлары тормышына битараф түгел һәм районыбыздагы бердәнбер татар басмасын берничә елдан бирле аның ярдәме белән уку бәхетенә ирешкәннәрнең рәхмәте чиксез.

Алга таба да милләтебезгә хезмәт итү дәрте кимемәсен, сәламәтлегегез нык, күңелегез шулай һәрчак киң һәм күтәренке булсын. Редакция коллективы исеменнән дә мең рәхмәт сезгә!

Дуслар, сез дә якыннарыгызны, тирә-юнебездә яшәүче мохтаҗ якташларыбызны, күршедә гомер итүче ялгыз өлкәннәребезне шатландыра аласыз. Игелекле гамәл кылу өчен күп нәрсә кирәкми, бары теләк кенә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X