Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башкала урамы бит кызартмасын иде

Исәнмесез кадерле редакция хезмәткәрләре. Минем сезгә бер мәсьәләне җиткерәсем килә.

Мирный бистәсендәге Школа тукталышында җир асты кичүе бар. Менә шул урынны ник бер дә карамыйлар икән? Җитәкчеләр, быел коронавирус комачаулады, дип тә әйтергә мөмкин. Юк инде, бу вирусның монда бер катнашы да юк. Соңгы 6-7 ел шундый хәлдә инде ул. Стеналары җимерелеп беткән, почмаклары аерылып төшкән. Баскычларының гомер ремонт күргәне юк.

Тукталышта, ике яклап та, асфальтына сөртенеп егыласың. Шуны беркем дә күрми һәм ничә елга бер төзекләндереп булмыймы икән? Шушы Столичная урамы буенча шәһәр үзәгенә таба күпме кеше, килгән кунаклар үтә. Алар өчен үземә оят булып китә. Тукталыштагы баганалар күптән буялмаган, рек лама ябыштырылып беткән. Шәһәрне төзекләндерүчеләр кая карый?

Тирә-юньдәге чүп үләннәрен чапмыйлар. Шунда ук чыбык-чабык чыгарып өяләр. Мирный тукталышындагы чүп савытын буяп киткәннәр, ә төбе тишек булуын күрмәгәннәр, имеш. Корыган каен агачларын да кисүче юк. Бигрәк ташландык хәлдә бу Столичная урамы. Яшел Үзәннең йөзек кашы булырга тиеш тә бит, югыйсә. Килгән кунакларны каршы алырга оят булмасын иде ул. Алга таба хәл ителмәсә, республикага чыгачакбыз. Ышанмасагыз, кызлар, сез дә килеп күрегез әле.

Галия апагыз. Яшел Үзән

Редакциядән: Сезнең мөрәҗә гатьне район җитәкчелегенә җиткердек. Уңай нәтиҗәсе булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев