Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башка иргә китте

Беләм, бу турыда ачыктан-ачык сөйләмиләр, тик мин өметсезлек чигендә!

Бәлки минем хәлдәгеләр тагын бардыр... Биш ел бергә яшәгән тормыш иптәшем, ирләрне яратуы турында әйтте... Нишләргә дә белмим, миндә шок!

Әйе, сезнеке кебек хәлне һәр чатлыкта ишетмисең. Сезнең югалып калуыгыз аңлашыла да.
Биш ел дәвамында бергә булгач, ирегезне начар белмисездер. Шуңа аның бу сүзләренең ни дәрәҗәдә җитдилеген сез генә әйтә аласыз. Аңлау да сезнең генә хәлдән килә, аның өчен бу нәрсә – яңа төрле хисләр кичерү теләгеме, әллә яшь кризисымы йә булмаса тормышында бик мөһим карармы. Әгәр дә җитди түгел, дип уйласагыз, вакыт бирегез. Әгәр дә инде аның сезгә җиткергән хәбәре бар яклап үлчәнгән икән, үзегезнең аны ни дәрәҗәдә яратуыгыз турында уйлагыз.  Битараф булмасагыз, сез аңа бары тик бәхет телисез. Ә ирегез, килеп туган хәлләргә караганда, сезнең белән бәхетле була алмый.
Монда бер нәрсәне аңлау файдалы: мәҗбүри сөекле була алмыйсың. Кайвакытта, йөрәгеңдә мәхәббәт дөрләсә дә, күңелеңә рәнҗеш кертмичә, кешене җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X